Славян язуы һәм мәдәнияте көненә танып белү уены (6+)
24 май көнне 23 нче санлы китапханәдә Славян язуы һәм мәдәнияте көне кысаларында, урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Рус язуы тарихы» дигән танып белү уены узды. Уен рус һәм славян язуы барлыкка килү һәм славян әлифбасын уйлап тапкан абыйлы-энеле Кирилл һәм Мефодий хезмәтләре турында электрон презентация һәм видеоязмалар белән үрелеп барды. «Иероглифлар», «Алфавит», «Әлифба» станцияләрендә, белем һәм тапкырлыкларын күрсәтеп, балалар төрле биремнәр үтәде. Шулай ук алар «Кирилл һәм Мефодийдан башлап безнең көннәргә кадәр» дигән викторина сорауларына җавап бирде, «Хәрефне таны», «В» һәм «мы» хәрефләре», «Адашкан хәрефләр» бәйгеләрендә катнашты, «Әкияти алфавит» төзеде. |